news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә кечкенә бала үлгән, тагын дүрт кеше зыян күргән

Бүген Азнакай-Тымытык автомобиль юлының 9нчы километрында көндезге унбердә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Билгеле булган мәгълүматларга караганда, төп юлга чыкканда, «Лада» йөртүчесе KIA автомобиленә юл бирмәгән. Бәрелешкәннән соң ике машина да юл кырыена төшеп киткән, чит ил машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Авария аркасында безнең илдә чыгарылган машинаның ике яшьлек пассажиры үлгән. Тагын дүрт кеше, шул исәптән 4 һәм 7 яшьлек ике бала, җәрәхәтләр алган.

«Татар-информ»га фаҗига урынында булучылардан билгеле буланча, авариядә кечкенә малай үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot