news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә ике яшүсмер кыз үлгән

Бүген республиканың Әлмәт районында Әлмәт-Мөслим юлының 29нчы чакрымында Hyundai һәм Toyota автомобильләре бәрелешкән.

Якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai автомобиле белән идарә итүче кыз зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм Toyota автомобиле белән бәрелешкән. Toyota автомобиленең 19 һәм 17 яшьлек ике пассажиры юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән.

Ике йөртүче дә төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100