news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән

Фото: © шаһитлар

Кичә кичке бишенче сәгатьтә Кукмараның Ломоносов урамындагы 10нчы йорт янында җитди юл-транспорт һәлакәте булды. 

«Татар-информ» га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләгәнчә, «Лада» һәм Suzuki җиңел машиналары юлны бүлешмәгән. Бәрелешкәннән соң чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм коймага бәрелгән.

«Авария булган урыннан хастаханәгә өч кеше, шул исәптән бер баланы алып киттеләр. Барысы да җәрәхәтләр алган», - дип аныклады юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot