news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән

Бүген сәгать төнге беренчедә республиканың Питрәч районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Салмачы белән Көек авыллары арасында ике машина кара-каршы бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, биредә BMW маркалы автомобиль белән Opel машинасы авариягә очраган. Көчле бәрелүдән соң ике автомобиль дә юл читенә төшеп киткән. Медицина ярдәме килгәнче, шаһитлар зыян күрүчеләргә ярдәм итә торган, аларны машиналардан чыгарганнар.

«BMW машинасында 10 яшьлек кыз бала белән хатын-кыз булган. Баланы ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып китте. Башка машинадагы ике хатын-кызны хастаханәгә салганнар. Икесе дә җитди имгәнгән», - дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot