Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда юл һәлакәтендә җиде кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән
Кичә, 24 ноябрьдә, 17.30 сәгатьтә Азнакай районы территориясендә, Карабаш – Актүбә автомобиль юлының 19нчы километрында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Якынча мәгълүматлар буенча, Lada Granta машинасының 19 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Datsun автомобиле белән бәрелешкән.
Авариядә 7 кеше, шул исәптән Datsun автомобилендәге балигъ булмаган пассажир зыян күргән, аны Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.
Һәлакәт булган урынга Азнакай шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин да килгән. Тикшерү эше оештырылган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз