news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән

Татарстанның Яңа Чишмә районында кичә 16.30 сәгать тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләгәнчә, юлда Ford һәм Renault автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң, беренче автомобиль юл кырыена төшеп киткән, икенчесе юлда аркылы борылган.

«Ford йөртүчесе имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. Моннан тыш, өч зыян күрүче — ике хатын-кызны һәм бер яшүсмер кыз баланы хастаханәгә алып киткәннәр», - диде һәлакәт шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100