Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл фаҗигаләренең 12 проценты исерек машина йөртүчеләр белән бәйле
Татарстанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең 12 проценты исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.
«10 ай эчендә Татарстанда 2704 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 275 кеше һәлак булган һәм 3258 кеше зыян күргән. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 2 очракка, һәлак булучылар саны 18гә арткан, яраланучылар саны киресенчә 43 кешегә кимегән. Исерек машина йөртүчеләр китереп чыгарган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән һәлакәтләренең 7 процентын тәшкил итә», – дип сөйләде Дамир Бикмөхәммәтов.
Исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр өлеше аварияләрдә һәлак булучыларның 12 процентын тәшкил итә, бу – һәр сигезенче һәлак булучы, дип билгеләп үтте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз