news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл эшләренә 250 млрд сум тотарга җыеналар

Татарстанда быел юл эшләренә, зур проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 250 млрд сум тоту планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Быел юл эшләре узган елга караганда киеренке булачак. 2022 елда эшләр 209 млрд сумга башкарылган. Быел бу күрсәткечне киметмәү, 250 млрд сум акчаны үзләштерү бурычы тора», - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Быел Татарстанның юл эшләре программасына 67,6 млрд сумнан артык акча каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 14 млрд сумнан артык, республика бюджетыннан 53 млрд сумнан артык, диде спикер.

Бакчачылык ширкәтләренә һәм дача берләшмәләренә, биш балалар савыктыру лагерына 16 килү юлын ремонтлау  һәм фермер хуҗалыкларына 16 килү юлы салу планлаштырыла.

«Быел ремонтка һәм реконструкциягә 7 млрд сум акча каралган. Бу бик мөһим күрсәткеч», - диде Хәнифов.

news_right_1
news_right_2
news_bot