news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл читенә төшеп киткән машина тимер-томыр өеменә әверелгән, ике кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә көндез Чирмешән – Нурлат трассасының 25нче чакрымында, юл «Солнечный» лагерена борыла торган урында булган. «Лада Нива» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән.

Нәтиҗәдә, җиңел машина берничә тапкыр әйләнгән, аның корпусына җитди зыян килгән.

Автомобиль салонындагы ике кеше – машина йөртүче һәм пассажир – төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot