Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юкка чыгарылган Конституция суды урынына Конституция советы оештырылачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда республиканың даими эшләүче мөстәкыйль дәүләт органы буларак Конституция советы оештырылачак. Депутатлар алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 44нче утырышында шул хактагы закон проектын кабул итте.
«Татарстан Конституциясендә каралганча, республикада конституцион законлылыкны ныгыту максатыннан канун нигезендә ТР Конституция советы оештыру мөмкин», - диде депутат Альберт Хәбибуллин, документны тәкъдим итеп.
Совет республика законнары яки аларның аерым нигезләмәләренең, шулай ук норматив хокукый актларның (шул исәптән әлеге норматив хокукый актлар белән үз хокуклары бозылган дип санаган гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре буенча да) Конституциягә нигезләнүе яки нигезләнмәве турында нәтиҗә чыгарачак.
Совет, рәисне дә кертеп, өч әгъзадан торыр дип көтелә. Бер кандидатны – Татарстан Рәисе, тагын икесен ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләячәк. Алар дәүләт вазифаларын башкарачак һәм даими нигездә үз вәкаләтләрен үтәячәк, дип искәртте Хәбибуллин.
Конституция советының нәтиҗә һәм аңлатмалары «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарында, республиканың хокукый мәгълүмат порталында һәм совет сайтында дөнья күрәчәк.
Татарстанда Конституция советы юкка чыгарылган Конституция суды урынына оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз