news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итә

Температура үзгәреп тору сәбәпле, юлларда бозлавык булуы мөмкин.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, һава шартлары начарлану сәбәпле, бик нык кирәк булмаганда, торак пунктлардан ерак китмәскә киңәш итә.

Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада томан көтелә, шулай ук җилнең секундына 9 метрга кадәр булуы фаразлана.
Температура үзгәреп тору сәбәпле, юлларда бозлавык булуы мөмкин.

Моннан тыш юлларда юл-метеорология шартлары торышына карап куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй тизлек саклау сорала. Шулай ук куркыныч маневрларга бармаска киңәш ителә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot