news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ЮХИДИ көненә яшь хәрәкәт инспекторларының иҗади онлайн конкурсы башланды

Конкурс Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе оешуга 84 ел тулуга багышланган, ул һәр елны 3 июльдә билгеләп үтелә.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанда ЮХИДИ көне уңаеннан яшь хәрәкәт инспекторларының иҗади онлайн конкурсы башланды. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларны «ЮИД ЮХИДИ көне белән котларга ашыга» конкурсында катнашырга чакыра.

Катнашу өчен кыска видео язарга яки рәсем ясарга кирәк.

«Юл хәрәкәте иминлеге буенча креатив ролик» номинациясендә яшь конкурсантларга сайлау өчен берничә тема тәкъдим ителде. Анда «Әгәр мин ЮХИДИ хезмәткәре булсам», «Светофор минем дустым», «Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәм – юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтәм» темалары бар.

«Рәсем» номинациясендә катнашучылар үзләрен «Мин ЮХИДИгә булышам», «Мин юлда күренерлек булдым», «Куркынычсызлык автокреслосы», «Яңа юл билгесе» темаларына эшләр әзерләп күрсәтә алачак.

Төп приз - балалар өчен тотып тора тоган җайланма.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100