news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим итү очрагы өч тапкырга ким

Быел юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирергә тырышуның 51 очрагы булган.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 2018 елда шоферларның ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт тәкъдим итү очрагы, алдагы ел белән чагыштырганда, өч тапкырга ким булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Быел юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирергә тырышуның 51 очрагы бтеркәлгән. 41 очракта җинаять эше кузгатылган. Суд 23 кешене мәҗбүри эшкә һәм зур штрафларга тарткан.

2017 елның шушы чорында ЮХИДИ хезмәткәрләренә 70 тапкыр ришвәт бирергә тырышуочрагы теркәлгән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә юл-патруль хезмәте инспекторларының һәркайсында күчмә видеорегистратор булуын һәм нәрсә булганын реаль режимда төшерүен искәртә. Моннан тыш, патруль автомобильләрендә дә видеорегистраторлар бар. Алар машинаның тышкы һәм эчке якларында ни барганын төшереп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot