news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре мәчеткә килүчеләргә яктылык кайтаргыч билге таратты

Әлеге чара Буаның «Госман» мәчетендә җомга намазы вакытында булды.

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре мәчеткә килүчеләргә яктылык кайтаргыч билге таратты
dumrt.ru

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). 20 декабрь көнне Буа районы буенча Эчке эшләр мирнистрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре «Госман» мәчетенә җомга намазына килүче халыкка яктылык кайтаргыч значоклар таратты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара республикада бара торган «Караңгыда күрен!» оператив-профилактик операция барышында үткәрелде.

«Алар һәрбер килүчегә юл йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр. Буа мөхтәсибәте мондый акцияләр шәһәребезнең һәр мәчетендә үткәрелер дигән өметтә кала», диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot