news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек машина йөртүчене тоткарлаган

Мәскәү – Уфа юлында “УАЗ” машинасын йөртүче, хокук сакчылары таләпләренә буйсынмыйча, кызу тизлектә качарга ниятләгән.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Яшел Үзән районында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек машина йөртүчене тоткарлаганда утлы корал кулланырга мәҗбүр булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекцисендә хәбәр иттеләр.

“5 ноябрьдә 1 сәгать 15 минутта Мәскәү – Уфа юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре сәбәпсез гел юл кырыена чыккалап барган “УАЗ” автомобилен күргән”, - диделәр Татарстан ЮХИДИендә.

Юл-патруль хезмәте инспекторларының туктарга кушуын инкарь итеп, ул тизлекне генә арттырган. Инспектор табель коралы кулланып, тәгәрмәченә аткан. Шуннан соң ул туктап, урман эченә кереп качмакчы булган.

Яшел Үзән районының 35 яшьлек кешесе руль артына исерек килеш кенә түгел, хәтта автомобиль йөртүгә таныклыгы булмаган килеш утырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100