news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Югары Ослан янында су биеклеге кимегән

Казанда өй янындагы 33 участок су баскан килеш тора.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстанда Югары Ослан янында су биеклеге 8 сантиметрга кимегән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычында су тәүлегенә 14 сантиметрга күтәрелеп, 63,56 метрда тукталган.

Түбән Кама ГЭС түбән өлешендә су 27 сантиметрга күтәрелгән. Бу куркыныч түгел, критик тамгага кадәр 7 метр бар.

Тольяттида Куйбышев сусаклагычында “кызыл” билгегә кадәр 1 метрдан артык бар. Биредә су 6 сантиметрга кимегән һәм 51,01 метр тәшкил иткән.

Чабаксар ГЭС түбән өлешендә су кимүе күзәтелә. Биредә су 55,51 метрда тукталган, бу кичәге белән чагыштырганда, 4 сантиметрга кимрәк.

Казанда өй янындагы 33 участок су баскан килеш тора: шәһәрнең Совет районы Салмачы бистәсендә 27 участок һәм башкаланың Киров районында тагын 6 участок.

Түбән урнашкан 4 күпер су баскан килеш тора, шуларның икесе Буада, берсе Азнакайда һәм тагын берсе Нурлат районында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100