news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда югалган ике балыкчыны эзләү дәвам итә

Аларның берсе Чулман елгасында, икенчесе Карабаш күлендә югалган

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Актаныш һәм Бөгелмә районнарында югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 11 ноябрьдә Актаныш районының Дербешка торак пунктында 1964 елда туган ир-ат Чулман елгасына балык тотарга киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган. Аны эзләү белән 6нчы Эзләү-коткару хезмәте шөгыльләнә. Шулай ук ведомство биргән мәгълүмат буенча, 7нче Эзләү-коткару хезмәте республиканың Бөгелмә районында Карабаш күлендә югалган 1941 елгы ир-атны эзли.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республика янгын сүндерүчеләре 10 янгын сүндергән, шул исәптән 6сы торак секторда. 4 янгынның сәбәбе - электр җиһазларыннан файдаланган чакта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Бер очракта "кызыл әтәч" ут төртү сәбәпле килеп чыккан. Тагын бер янгын чыгуның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot