news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда югалган әбине өеннән 15 чакрым ераклыкта тапканнар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар аны бер тәүлектән артык эзләгән.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда югалган 90 яшьлек әбине өеннән 15 чакрым ераклыкта табып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

  • Лаеш районының Никольское авылында яшәүче әби 8 июльдә өеннән чыгып киткән. Шуннан ул әйләнеп кайтмаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар әбине  бер тәүлектән артык эзләгән.

Дүшәмбе кичендә Пиголи бистәсендә яшәүчеләр 112 бердәм номерына әбинең табылуы хакында хәбәр иткән.

Аны өенә алып кайтканнар. «Сәяхәтче» медицина ярдәменнән баш тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot