news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юеш кар явачак

27-29 октябрьдә төнлә һәм иртән республика юлларының кайбер участокларында бозлавык булуы ихтимал.

Татарстанда юеш кар явачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында юеш кар яварга мөмкин. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә температура +2...-3 градус булачак. Көндез һава температурасы +6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 28 октябрьдә, иртән һәм көндез юеш кар, аннары яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура +1 ... –4 градус, ә көндез +3 -8 градус җылы булачак.

Шулай ук 27-29 октябрьдә төнлә һәм иртән республика юлларының кайбер участокларында бозлавык булуы ихтимал

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100