news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә

Көндез республикада 3 градуска кадәр җылытачак

  (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем көтелми, әмма урыны белән юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Аерым районнарда - бозлавык.

Татарстан буенча төнлә температура - 3-8 градус салкын, көндез - 0-2 градус җылы. Юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин.

29 октябрь төнендә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура 2 градус салкын тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot