news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Төнлә 3-8, аязган вакытта 11 градуска кадәр салкын. Көндез 2-7 градуска кадәр җылыта. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы булса, төньяк-көнчыгышта иң салкын һава торышы көтелә.

3нче апрельдә Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр. Төнлә - 3-5, аязган вакытта 8 градуска кадәр суык. Көндез 5 градуска кадәр җылыта.

4нче апрельгә каршы төндә Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава, көнбатышта урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Төнлә - 8, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкын булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100