news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юеш кар һәм пыскак яңгыр көтелә

Төнлә республикада - 1-6, көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, җомга, 13 февраль көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда кар, юеш кар, пыскак яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлавык, томан һәм буран фаразлана.

Төнлә республикада - 1-6, көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда - бозлавык.

Төнлә Казанда 2-4 градус салкын, көндез термометр баганалары -2-0 градусны күрсәтәчәк.

14 февральгә каршы төндә Татарстанда - 9-14, аязган вакытта 19 градус кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге.    

news_right_1
news_right_2
news_bot