news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юеш кар һәм томан көтелә

Татарстанда юеш кар һәм томан көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, 20 ноябрьдә, Татарстанда җылы, әмма болытлы һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика өстендәге күк йөзе болытлы булачак, көндез аязучан болытлы һава булырга мөмкин. Урыны-урыны белән юеш кар, яңгыр явачак.

Иртән кайбер районнарда томан һәм бозлавык сакланачак, юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан көчлелеге секундына 6-11 метр тизлектәге җил фаразлана. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Төбәктә тәүлекнең якты вакытында һава температурасы 0...+4 градус тәшкил итәчәк (ТР башкаласында — +1...+3 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot