news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йортсыз-хуҗасыз хайваннар өчен беренче приют төзелә башлый

Биектау районында алып барылачак төзелеш эшләренең беренче этабы 120 мең еврога бәяләнә.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Йортсыз, хуҗасыз эт һәм мәчеләр өчен якын арада  Татарстанның Биектау районында Hundehilfe Russland немец фонды акчасына приют төзеләчәк. Бу хакта Казан журналистларына бүген “Россия этләренә ярдәм” немец фондын булдырган Наталья Грачева хәбәр итте.

Наталья Татарстан башкаласына “Урамнардан ничек итеп йортсыз хайваннарны җыярга. Германиянең уңышлы һәм гоманлы тәҗрибәсе” дип аталган түгәрәк өстәл эшендә катнашырга һәм төзелеш башлануын контрольдә тотарга килгән.

Ватандашыбыз Германиядә хәйрия фондын ун еллап элек Россиядәге йортсыз этләргә ярдәм итү макстатыннан булдырган. Коммерцияле булмаган оешма инде биш филиал: Владикавказда, Липецкида, Выборгта, Санкт-Петербургта һәм Казанда булдырган.

“Татарстан белән күптән эшлибез. Елына 400ләп хайванны Европадагы гаиләләргә урнаштырабыз. Узган ел республикада җир кишәрлеге сатып алдык. Киләсе атнадан төзелеш башлана”, – дип сөйли фондны оештыручы.

Яңа урында 100ләп эт урнашыр дип көтелә. Көчекләр һәм инвалид этләр өчен аерым урын булачак. Клиника эшләячәк.

“Безнең төп максат аларны бикләп тоту түгел. Кастрация эшләре алып барылачак, хайваннарны карау буенча тәрбия мәктәбе эшләячәк”, – ди Наталья Грачева.

Аның мәгълүматлары буенча, Россиядә 1,5 миллионлап хуҗасыз эт бар. Төзелешнең беренче этабы 120 мең евро торачак, ул октябрь ахырына төгәлләнергә тиеш. Биредә дәүләт акчасы тотылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100