news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йортларда газ җиһазларын тикшерү февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк

Тикшерүчеләр коммуналь фатирлар, газ җиһазлары урнаштырылган тулай торак кухняларына аерым игътибар бирәчәк.

Татарстанда йортларда газ җиһазларын тикшерү февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк
архив tatar-inform

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда күпфатирлы йортларда газ җиһазларын тикшерү февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк. Тикшерүләр ТР Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелә. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Исемлектә беренче чиратта тикшерелергә тиешле йортлар бар. Әмма тикшерүләр барлык йортларда да узарга тиеш. Эшләр февраль урталарында тәмамланыр дип көтелә», - диде Лилия Галимова.

Тикшерүчеләр коммуналь фатирлар, газ җиһазлары урнаштырылган тулай торак кухняларына (һ.б.) аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук вентиляция каналлары һәм газ җиһазлары, төтен «йоту» системалары беренче чиратта тикшереләчәк.

Тикшерүләр янгынга каршы хезмәт, торак инспекциясе, «Газпром Трансгаз» бүлеге һәм җирле үзидарә органнарының профиль бүлекчәләре вәкилләре катнашында үткәрелә, диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Лилия Галимова искәрткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күпфатирлы йортларда газ җиһазларын тикшерүгә бармак аша карамаска йөкләмә биргән. Торак хезмәтләреннән тыш, тикшерүдә Татарстан Прокуратурасы да катнаша. Тикшерүнең барышына муниципаль район башлыклары җаваплы, диде Лилия Галимова.

Илдә газ җиһазларын тикшерү Магнитогорскидагы фаҗига һәм Шахты шәһәрендәге күпфатирлы йортта газ шартлаганнан соң башланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100