Татарстанда йорт кошларын гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә
Бүгенге көндә 131 мең йорт кошы вакцинацияләнгән. Барлыгы 800 мең каз, үрдәк һәм тавыкка прививка ясалачак
(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда йорт кошларын гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә. Бүгенге көндә 131 мең йорт кошы вакцинацияләнгән. Барлыгы 800 мең каз, үрдәк һәм тавыкка прививка ясалачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Нигездә, бу көннәрдә вакцинация куркыныч зонада урнашкан ачык төрдәге кошчылык хуҗалыкларында үткәрелә. Шунлыктан халыкка сатыла торган барлык кошларга вакцинация ясыйлар. Тулаем алганда, Лениногорски районында – 22 мең, Минзәлә районында – 14 мең, Буа районында – 10,5 мең, Әлки районында 4,5 мең тавык, күркә һәм казга кош гриппына каршы прививка ясалган.