news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йогышлы авырулардан үлем очраклары РФ буенча уртача күрсәткечтән түбән

Йогышлы авыруларны ачыклау һәм дөрес итеп дәвалау турында белгечләр Казанда конференциядә сөйләште.

Татарстанда йогышлы авырулардан үлем очраклары РФ буенча уртача күрсәткечтән түбән
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Казанда “Йогышлы патологияләрнең актуаль мәсьәләләре” темасына II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чарага Россиянең әйдәп баручы галимнәре, йогышлы авырулар өлкәсендә белгечләр, эпидемиологлар, терапевтлар, педиатрлар җыелган.

Конференциянең максаты – йогышлы авыруларны ачыклау һәм дөрес итеп дәвалау юнәлешендә тәҗрибә алмашу.

Конференциядә ашказаны-эчәк тракты, тын юллары, үзәк нерв системасының йогышлы авыруларын, вируслы гепатитны, герпес инфекцияләрен ачыклау һәм дәвалау мәсьәләләре турында сөйләштеләр, дип хәбәр ителә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Белгечләр кешелек дөньясының йогышлы авырулардан беркайчан өзелеп тормавын билгеләп узган. Элегрәк чума һәм чәчәк авыруы кебек инфекцияләр киң таралган булып, кызамык, кызылча, А һәм В вируслы гепатитлары һәм башка йогышлы чирләр белән авыру кимесә дә, тын юллары, эчәк инфекцияләре, С гепатиты, ВИЧ-инфекция белән авыру элеккечә кала. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бу юнәлештә зур эш башкарган – республикада йогышлы авырулар белән чирләү һәм алардан үлем күрсәткечләре, тулаем алганда, Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк.

Шул ук вакытта тормыш өчен куркыныч булган кош гриппы, дуңгыз гриппы, коронавирус инфекциясе, Эбола бизгәге кебек яңа инфекцияләр пәйда булган. Россия Федерациясенә, Татарстанга мигрантлар килүе артуы сәбәпле, бу инфекцияләр кертелү ихтималлыгы тагын да арта. Тропик малярия, Денге, Эбола бизгәкләре моңа мисал булып тора. “Башка илләрдән инфекция керү очраклары булды. Табиблар мондый очракларга әзер. Аерым бер тикшеренү аша ачыклап, вакытында ярдәм күрсәтеп була”, - ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов.

ИФОның йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Ирина Кравченко гриппка каршы көрәштә ирешелгән уңышларга тукталган. Аның әйтүенчә, вакцинопрофилактика үз ролен уйнаган. “Әгәр 2005 елда грипп белән авыру ОРВИдан 20 тапкыр түбән булса, 2016 елда ул 2 мең мәртәбә кимрәк дип ачыкланган”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100