news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җәйнең соңгы көне елак булачак

Көндез Казанда һава 18 градуска кадәр генә җылына

 (Казан, 30 август,”Татар-информ”). Татарстанда җәйнең соңгы көне яңгырлы булачак.

Аерым алганда, иртәгә, 31 августта, республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә һәм икенче көнне иртән томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТРның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча идарәсе.

Шул рәвешле, ТРда иң түбән температура төнлә 7-12 градус җылы булыр дип фаразлана, иң югарысы – көндез 14-19 градус.

Казанда иртәгә көндез атмосфера һавасы 18 градуска кадәр җылына.

Фаразлама буенча, 1 сентябрьгә каршы төндә термометр баганасы плюс 7-11 градуска кадәр төшә.

news_right_1
news_right_2
news_bot