news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ындырларга кайткан ашлык 3 миллион тоннага якынлашып килә

Иң мул уңыш – Зәй районында.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 25 август көненә республикада 805,2 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 55 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 2891,4 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,9 центнер тәшкил итә.

Пландагы эшнең башкарылу күләме буенча Чистай районы игенчеләре беренче урында бара. Биредә урып-җыю эшенең 66 проценты төгәлләнгән инде.

Иң мул уңыш – Зәйдә. Биредә барлыгы 122,7 мең тонна ашлык суктырып алынган инде. Гектар уңышы да әлеге районда иң югарысы – 50,1 центнер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100