Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җылылыкны массакүләм җибәрү турында карар кабул ителү көне билгеле
Татарстанда бу атна ахырына кадәр массакүләм җылылык җибәрү турында карар кабул ителәчәк. Республикада 99,7% котельня эшләргә әзер.
«37 муниципаль берәмлек җылылык җибәрү турында карар кабул иткән инде. Калган муниципалитетлар атна ахырына кадәр җылылык бирү-бирмәү турында карар кабул итәрләр дип уйлыйм», - диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Шул ук вакытта Айзатуллин ачыклык керткәнчә, биш көн дәвамында тәүлеклек һава температурасы сигез градустан түбән булса, җылылык җибәрү мәҗбүри.
«Әлегә һава торышы яхшы, һәм без җылы режимда», - диде ул.
Татарстанда кышкы чорга сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау объектлары тулысынча әзер. Мәдәният объектлары 99,9 процент, яшьләр учреждениеләре 98,1% һәм спорт оешмалары 99,2% әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз