news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җылылык өчен субсидияләрне рәсмиләштерү вакыты 31 декабрьгә кадәр озайтыла

Документлар пакетын тапшырган 109475 гаиләгә октябрь аенда сентябрь-октябрь айлары өчен субсидияләр инде күчерелгән

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Билгеле булганча, 1 сентябрьдән республикада җылылык өчен аралаш субсидияләүнең бетерелүе “Таттеплосбыт” ААҖ абонентлары булган гражданнарга кагылды. ТР Министрлар Кабинетының “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләдә бәяләр үсешен тоткарлау турында”гы карары нигезендә, алар җылылык өчен субсидияләргә өметләнә ала. Агымдагы елның 1 сентябреннән социаль яклау бүлекләре халыктан максатчан субсидияләргә хокукларын рәсмидәштерү өчен документлар кабул итә башлады.
Татарстанда аралаш субсидияләүнең бетерелүен үз счет–фактураларында 515 мең йорт хуҗалыгы сизде. Дөрес, аларның барысы да җылылык өчен субсидияләр рәсмиләштерә ала дигән сүз түгел әле. Мондый хокукка ия булу өчен, гаиләдә җан башына туры килгән керем 30 мең сумнан артмаска тиеш. Андый гаиләләр август өчен килгән счет-фактураларында социаль яклау бүлекләренә нинди адрес буенча һәм кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат алды.
Бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белдергәнчә, 1 сентябрьдән 18 ноябрьгә кадәрге чорда социаль яклау органнарына субсидия рәсмиләштерү өчен график нигезендә 467 мең йорт хуҗалыгы чакырылган булган. 52 мең гаиләгә (нигездә, ялгыз яшәүче әби-бабайлар) социаль хезмәткәрләр субсидияләрне сентябрь аенда ук өйләренә барып рәсмиләштергән, элегрәк социаль яклау органнарыннан адреслы ярдәм алган 10 мең гаиләгә җылылык субсидияләре автомат рәвештә рәсмиләштерелгән. Җылылык өчен субсидия рәсмиләштерүгә хокукы булган 467 мең йорт хуҗалыгының 150,6 меңе бүгенге көндә (32,2 проценты) бу хокуктан файдаланып, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Иң аз мөрәҗәгать итүчеләр Казанда булса, иң күп мөрәҗәгатьләр Урыссуда теркәлгән. Казанда максатчан субсидия алуга хокуклыларның 22 проценты гына социаль яклау органнарына кирәкле документлар пакетын тәкъдим иткән. Урыссуда бу күрсәткеч 55,6 процент. Бу, беренче чиратта, моның белән аңлатыла: аралаш субсидияләүнең бетерелүе Урыссудагы йорт хуҗалыкларының барысына да кагылган. Казанда исә бу барлык гаиләләргә кагылмады. Чаллы белән Түбән Камада социаль яклау бүлекләренә чакырылган гаиләләрнең 42 шәр проценты максатчан субсидияләргә хокукларын раслаган. Зәйдә бу күрсәткеч – 54 процент.
Субсидияләрне рәсмиләштерүгә өй ай вакыт каралган иде. Сентябрь-ноябрь айларында максатчан субсидияләрне рәсмиләштерү буенча 35 кабул итү пунктында 300 хезмәткәр мәшгуль. Наталья Бутаева сүзләренә караганда, халыкның төп өлеше социаль яклау органнарына үзләре чакырылган көннән шактый алда мөрәҗәгать итү хәстәрен күргән. Шуңа кабул итүдә, чиратларда зур тоткарлыклар булган. Сентябрь аенда чакырылганга караганда халык ике тапкырга күбрәк килгән. Ә бит социаль яклау бүлекләрендә җылылык субсидияләреннән тыш та, 100 дән артык төрдәге социаль ярдәм формалары күхрсәтелә. Хәзер халыкны кабул итү сәгатьләренең иртәнге сигездән кичке 9 га кадәр озайтылуы, кабул итүнең ялларсыз башкарылуы эшне җиңеләйткән. “Октябрь урталарыннан башлап бүгенге көнгә кадәр максатчан субсидияләр буенча халыкны кабул итүдә проблемалар бөтенләй юк. Көндезге сәгать икедән соң социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүчеләр саны бармак белән генә санарлык. Узган якшәмбедә республика территориясендәге 35 пунктка җылылык субсидияләре рәсмиләштерү өчен нибары100 кеше мөрәҗәгать иткән”, -ди Наталья Бутаева.
Субсидия буенча исәп айга бер тапкыр ясала. Максатчан субсидиягә кирәкле документлар пакетын тапшырган 109475 гаиләгә октябрь аенда сентябрь-октябрь айлары өчен субсидияләр инде күчерелгән. Максатчан субсидиянең уртача күләме республикада 399 сум 40 тиен тәшкил итә. Субсидияләрнең иң зур күләме -Урыссуда . Аның уртача күләме 1120 сум тәшкил итә. Иң кечкенәсе - Казанда (уртача 355 сум 84 тиен).
Министр урынбасары сүзләренә караганда, бүген республикада җылылык субсидияләрен алучыларның төп өлешен гаиләдә җан башына туры килә торган керемнәре 10 меңнән 20 мең сумга кадәр булганнар тәшкил итә (56 процент). Җан башына керемнәре 10 мең сумга кадәр булган гаиләләр – 35 процент, 20 меңнән 30 мең сумга кадшр булганнар - 9 процент. “Без биргән фаразлар чынга ашты. Субсидия азмы-күпме тәэмин ителүчеләрне кызыксындырмый”, - ди министр урынбасары.
Ул Татарстанлыларга җылылык өчен максатчан субсидия рәсмиләштерү өчен каралган вакыт озайтылуын хәбәр итте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының карары дөнья күргән. Җылылык субсидияләрен 31 декабрьгә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Бу адым билгеләнгән вакытка кирәкле документлар пакетын туплап өлгерә алмаучыларга ярдәм чарасы буларак каралган. Аларга исәп-хисап шулай ук сентябрь аеннан башлап ясалачак. Узган өч айда халыкны график буенча кабул итү өчен ачылган өстәмә пунктлар декабрьдә ябылачак. Гражданнарны яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекләренең стационар пунктларында кабул итәчәкләр.
Субсидияләр закон нигезендә 6 ай вакытка билгеләнә. Җылылык субсидияләрен алучы гаиләләр 2013 елның 1 мартыннан кабаттан бу хокукларын расларга тиеш була. Бу хакта аларга гыйнвар счет-фактураларында хәбәр ителәчәк. Анда килү графигы күрсәтеләчәк. Социаль яклау хезмәткәрләре гражданнарны уңайлык өчен үзләренә күрсәтелгән көнне генә килергә чакыра. Наталия Бутаева аңлатканча, гражданнарга үзләренә күрсәтелгән вакыттан алда килеп, хокукны яңадан раслауның кирәге юк, бары шул датадан соңга калмаска гына кирәк. Чөнки җылылык субсидияләре ул датага кадәр түләнәчәк. Бу вакытта аларга документларның күчермәләрен тәкъдим итәргә кирәкми, оригиналны күрсәтү җитә. Наталья Бутаева алты ай вакыт эчендә гражданнарның керемнәре артып, субсидияләр алучылар санының кимү ихтималын кире какмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot