news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җылылык бирү тарифлары артачак көн билгеле

Татарстанда җылылык бирү тарифларын киләсе индексацияләү 2024 елның 1 июленнән булачак. Быелның 1 декабреннән билгеләнгән тарифлар ел ярымнан артык гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов хәбәр итте.

«Җылылык энергиясенә тарифларны Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итә торган һәр оешма өчен аерым билгели. Тарифлар 2022 елның 1 декабреннән билгеләнгән һәм 2023 елда гамәлдә», – дип билгеләп үтте ул.

Ул аңлатканча, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан тарифлар дәрәҗәсе иң түбән булган зонада тора. Миллион кеше яшәгән һәм безнең республика белән күршедәш булган шәһәрләрдә җылылык энергиясе белән төп тәэмин итүчеләрнең тарифларын чагыштырганда, бездәге тарифлар түбән санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot