news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә республикада һава температурасы 29 градус кадәр җылыначак, яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Алдагы көннәрдә Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 17 июльдә, кыска вакытлы яшенле яңгырлар булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Мондый һава торышына көнбатыштан килгән циклон сәбәпче. Көндез һава температурасы 26 градуска кадәр җитәчәк, дип белдерә метеорологлар.

18-19 июльдә Татарстан аркылы көнбатыш циклоны атмосфера фронтлары узачак. Янәдән урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +13, көндез +24...+29 градус җылы булачак.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, ялларда, 20-21 июльдә республикада тотрыксыз җылы һава торышы сакланачак”, - дип кисәтә синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100