Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана
Республиканың кайбер районнарында көндез температура 28 градуска кадәр күтәреләчәк
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә, 28 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Төнлә температура Татарстанда 10-15 градус җылы тәшкил итә, көндез - 23-28 градус җылы.
Көндез бигрәк тә Апас,Тәтеш һәм Буада 24-28 градус җылы булачак, төнлә Яшел Үзән, Арча, Лаеш һәм Мамадышта – 13-15.
Ә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Зәйдә – 23-25 градус җылы, төнлә Әгерҗе, Минзәлә, Чаллыда – 10-13.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава. Төнлә температура 13-15 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез – 25-27.
29 июль төнендә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 11 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз