news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы саклана

Көндез республикада 30 градуска кадәр эссе булачак

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, көндез яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында секундына 15020 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә Татарстанда 14-18 градус җылы, көндез 30 градуска кадәр эссе булачак.

25 июльгә каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр, яшен булуы ихтимал. Термометр баганалары 14 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100