news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җылы һәм аяз һава торышы көтелә

Көндез республика буенча температура 17-22 градус җылылык тәшкил итә, ә Казанда – 19-21

  (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә ТР да төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы, алмашынучан болытлы һава көтелә.

Төнлә республикада температура 1-6 градус җылы була, ә көнбатыш районнарда - 10 градуска кадәр. Көндез республика буенча температура 17-22 градус тәшкил итә.
Казанда төнлә 7-9 градус җылы, көндез – 19-21.

12 сентябрь төнендә Татарстанда 4 градус кына җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100