news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җылы һава торышы саклана һәм яңгырлар башлана

Татарстанда җылы һава торышы саклана һәм яңгырлар башлана
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда әле чагыштырмача югары температура фоны сакланса да, атмосфера фронты республикага яңгырлар алып киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Иртән һәм көндез төбәктә, Казанны да кертеп, бераз яңгыр явачак.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил көнбатышка күчә. Кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, җил тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитә, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә республикада һава температурасы +10,7 градустан (2.10 сәгатьтә Баулы метеостанциясендә) +14,9 градуска (2.20 сәгатьтә Чүпрәле метеостанциясендә) кадәр тәшкил итте. Көндез исә Татарстанда температура +17..+22 градуска (Казанда +17..+19 градуска) кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алга таба төбәктә температура фонының түбәнәюе көтелә. Сишәмбе һәм чәршәмбе, 3 һәм 4 октябрьдә, һава температурасы +18 градустан да югары күтәрелмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100