Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җылы һава торышы һәм көчле җил көтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген көндез Татарстанда җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Көнбатыштан секундына 10 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка күчә, көндез аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев элегрәк хәбәр иткәнчә, бу атна ахырында Арктикадан салкын һава агымнары үтеп керү нәтиҗәсендә республикада сизелерлек суытачак – көндез температура +10 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз