news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җылы һәм җилле һава торышы саклана

Татарстанда җылы һәм җилле һава торышы саклана
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген, 4 апрельдә, Татарстанда җылы, коры һәм җилле һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем ихтималы аз, дип искәртә синоптиклар.

Көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәя, дип кисәтә метеорологлар.

Татарстанда төнлә һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итте, көндез исә ул +9..+14 градуска (Казанда +11..+13 градуска) кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot