news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җылы, болытлы һава булуы һәм кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә

Көндез иң югары температура – 16-21 градус

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 сентябрьдә, Татарстанда җылы, болытлы һава булуы һәм кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә.
Төнлә иң түбән температура 7-12 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез иң югары температура – 16-21 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot