news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда җылы һава торышы саклана, урыны белән яңгыр явачак
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 2 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, урыны белән томан төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә +9..+14, көндез +25..+30 градус җылы.
3 сентябрьдә шулай ук аязучан болытлы һава. Төнлә – урыны белән, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Урыны белән җилнең тизлеге көчәеп, секундына – 15, яшен вакытында 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә +11..+16, көндез +19..+24, көнчыгыш районнарда 27 градуска кадәр җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot