news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җылы, әмма яшенле һәм көчле җилле һава торышы саклана

Татарстанда җылы, әмма яшенле һәм көчле җилле һава торышы саклана
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда атна азагына кадәр уртача җылы, ләкин яңгырлы, яшенле һәм көчле җилле тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең фаразыннан билгеле булды.

Белгечләр республика территориясендәге метеошартларны тирән тропосфера үзәнлеге билгели, дип аңлатты. Җирдәге циклоннар һәм атмосфера фронтлары нәкъ менә шуның белән бәйле. Алар төбәккә кыска вакытлы явым-төшемнәр алып килә. Шул ук вакытта уртача тәүлеклек һава температурасы күпъеллык уртача күрсәткечләргә туры килә.

Иртәгә, 19 июньдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшен һәм секундына 15-18 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Шулай ук боз яву да ихтимал. Төнлә термометр баганалары +10, +15 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +21, +26 градуска кадәр җылыначак.

Шимбәгә, 20 июньгә каршы төндә, республиканың кайбер районнарында яңгыр фаразлана. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәктәге һава торышын көньяк циклон билгеләячәк. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән боз явачак. Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә шулай ук җылы булачак – +10, +15 градус. Көндез бераз салкынчарак була – +20 градустан +25 градуска кадәр.

Якшәмбе, 21 июньдә, Татарстанда яңадан урыны белән яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә. Төнлә кабат +10, +15 градуска кадәр суытачак. Көндез +21, +26 градуска кадәр җылытачак.

Метеорологларның чкынча мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында республикада һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot