Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өйләрендә чыккан янгында ирле-хатынлы хуҗалар пешкән
Биектау районы Ибрә авылында кирпеч йорт янгында бөтенләй юкка чыккан.
(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Биектау районында өйләрендә чыккан янгында ирле-хатынлы хуҗалар пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Ибрә авылында чыккан янгын хәбәре бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә иртән алынды. Янгын сүндерергә Дөбъяз янгын отряды килгән”, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бер сәгатьтән артык вакыт янгын сүндерүгә киткән. Хуҗалар йорттан үзләре чыккан.

61 яшьлек ир-ат һәм 63 яшьлек хатын-кызның битләре, куллары, тәннәре пешкән. Аларны Биектау районы хастаханәсенә озатканнар.

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз