Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда әйләнеп капланган җиңел машина хуҗасы һәлак булган
Автомобильгә бер үк вакытта шиплы һәм җәйге шиналар урнаштырылган булган
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстанның Баулы районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 1967 елгы ир-ат үлгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.
Һәлакәт 18.25тә Баулы-Октябрьск автоюлының 4нче чакрымында килеп чыккан. «ВАЗ-2110» автомобиленең хуҗасы, башлангыч мәгълүматлар буенча, тизлеген арттырган һәм юл читенә ауган. Машинаның алгы көпчәкләрендә - кышкы шиплы, ә арттагыларында җәйге шиналар урнаштырылган булган. Юл-транспорт һәлакәтендә алынган җәрәхәтләрдән автомобиль хуҗасы ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз