Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Ык елгасында югалган икенче балыкчының мәете табылган
Минзәлә районындагы Ык елгасында югалган икенче балыкчының мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
39 яшьлек ир-атның мәетен Дусай-Кичү авылы янында, ярдан 1100 метр ераклыкта тапканнар.
Исегезгә төшерик, 17 апрельдә балык тотарга киткән ике ир-ат югалган иде. Эзләү эшләре барышында коткаручылар Дусай-Кичү авылы тирәсендә аларның көймәсен тапты. Шуннан соң ярдан 800 метр ераклыкта, бер метр тирәнлектә 37 яшьлек ир-атның мәете табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз