news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Ык елгасында югалган балыкчыны полиция эзли

Татарстанның Минзәлә районында Ык елгасында югалган балыкчыларның берсен эзләүне полиция дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

«17 апрельдә Дусай-Кичү авылы янында Ык елгасында балык тотканда югалган 1987 елгы ир-атны эзләү эшләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлегенә йөкләнгән», – диелә хәбәрдә.

Ике ир-ат җомга көнне, 17 апрельдә, ТР Минзәлә районында Ык елгасында балык тотканда югалган. Эзләү барышында коткаручылар бер балыкчының гәүдәсен тапкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot