news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Ык елгасында өч балыкчы утырган көймә суга капланган, бер балыкчы үлгән

Кичә Минзәлә янында Ык елгасында өч балыкчы утырган көймә суга капланган. Әлеге хәлнең шаһиты булган башка балыкчылар коткаручылар чакырган, шуннан соң зыян күргән өч кешене мөстәкыйль рәвештә судан ярга чыгарганнар.

Балыкчыларның берсе аңсыз була – ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Калган ике балыкчы бернинди зыян да күрмәгән, медицина ярдәменнән баш тартканнар.

Фаҗига сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot