news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Ык елгасы бассейнындагы табигый һәм тарихи объектларны өйрәнәчәкләр

Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясендә Мөслим районының юкка чыккан авыллары турында да сөйләячәкләр.

Татарстанда Ык елгасы бассейнындагы табигый һәм тарихи объектларны өйрәнәчәкләр
Михаил Захаров/архив

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 19 һәм 20 майда Мөслимдә «Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәненнән бүгенге көнгә кадәр (этномәдәни үсеше, телләр, традицияләр һәм яңалыклар)» Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясе үтәчәк. Анда Ык елгасы бассейнындагы табигый объектларны, тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнәчәкләр.

«Ык елгасы һәм аның Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург тирәсендәге кушылдыклары бассейннарында табигый объектларны, тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнәчәкбез. Чарада „Россиянең татар авыллары“ бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Татарстан, Идел буе һәм Уралның әйдәп баручы галимнәре катнашачак», — диде Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов.

Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясендә борынгы, урта гасыр, Яңа вакыт һәм XX–XXI гасыр башларында Мөслим районының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнү дә күз уңында тотыла. Районның юкка чыккан авыллары турында да чыгышлар булачак.

«Йомгаклап Мөслим районы һәйкәлләре һәм Ык елгасы бассейны турында мәкаләләр һәм монография бастырырга ниятлибез», — диде Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100