Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җәйге лагерьда 9 яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән
Имгәнгән баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда балалар лагерында ял итүче 9 яшьлек малай бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.
Бу хәл «Киләчәк инженерлары+» балалар лагерында булган. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, бинаның бишенче катындагы уен вакытында 9 яшьлек малай москит челтәренә таянган һәм тәрәзәдән егылып төшкән.
Төрле җәрәхәтләр алган баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
«Вакыйга урынында Лаеш районы прокуроры вазифаларын башкаручы Денис Суглов булды. Күзәтчелек ведомствосы балаларның ялын оештырганда аларның тормыш иминлеге һәм сәламәтлеге таләпләре үтәлүен тикшерә башлады», — диде Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз