Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми
«Хәзер бөтен көч өйдән торып уку өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән», — диде Лилия Галимова.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәктәп укучыларын җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Балаларны каникулга иртәрәк җибәрү турында карар юк. Кичә Татарстан Президенты онлайн дәрескә кушылды. Хәзер бөтен көч өйдән торып уку өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән», — диде Лилия Галимова.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 1-8 сыйныфларның уку программаларының бер өлешен киләсе елга калдырырга рөхсәт иткән. Хабаровск шул карарга килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз